Иртәгә, 16 февральдә, 13.00дә "Татар-информ" агентлыгында "Әлмәндәр варислары" Ш.Биктимеров исемендәге балалар театр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсы ачылуга багышланган матбугат конференциясе була.
Проект танылган артист Шәүкәт Биктимеров истәлегенә багышлана. Матбугат конференциясендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкаручы директоры Нурия Һашимова, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры Рифкать Йосыпов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Рузия Мотыйгуллина катнаша.