"Татмедиа" АҖ "Язылган өчен айпад!" акциясе кысаларында бүләкләр уйнатты

2016 елның 12 феврале, җомга

Бүген "Татмедиа" АҖ "Язылган өчен айпад!" акциясе кысаларында бүләкләр уйнатты.
Конкурска Татарстанның 38 районыннан, Казан һәм Чаллыдан, шулай ук, Башкортстан, Чувашия Республикалары, Чиләбе өлкәсеннән хатлар алынган. Катнашучыларның гомуми саны — 213.

“Татмедиа” АҖ генераль директорының басма матбугат буенча урынбасары Әлфия Әдиятова: “Без бу акцияне 4нче тапкыр уздырабыз. Бәйгенең шартлары барыгызга да таныш: моның өчен “Татмедиа” тарафыннан чыгарыла торган кимендә 3 басмага язылу шарт иде. Элек без кем күбрәк басма яздыра, шуны җиңүче дип тапсак, быел барлык катнашучылар өчен дә тигез шартлар булдырдык”, - диде. Аларның һәркайсына тәртип номерлары билгеләнеп, барабан әйләндереп, җиңүчеләр очраклы рәвештә билгеләнде. Аның сүзләренчә, конкурста ел саен катнашучылар да барлыкка килгән.

Әлфия Әдиятова моңа кадәр төп бүләкләр алучыларның кайдан булуларын да искә төшереп үтте: алдагы елларда айпад Түбән Кама һәм соңгы 2 елда Актаныш районы абунәчеләренә насыйп булган. Сүз уңаеннан, быел уйнатылган бүләкләрнең дә беренчесе — 15 "Кукмара" табак-савыты җыелмасының берсе Актаныштан булган катнашучыга булды. Әлеге төр бүләкләрне шулай ук Әтнә, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Апас, Балтач, Азнакай, Арча, Алексеевск, Әлки, Алабуга, Казаннан булган җиңүчеләргә (кайбер районнардан 2 шәр) юллаячаклар. Катнашучылар арасында уйнатылган цифрлы 3 фотоаппарат ияләренең Әгерҗе, Мөслим, Яшел Үзәндә яшәүләре ачыкланды. Төп бүләк — "Язылган өчен айпад!" акциясе җиңүчесе итеп Апас районыннан Наҗия Шиһапова табылды.

Бүләкләрне алу өчен Казанга килеп йөрү кирәк булмый: аларны “Татмедиа” АҖның районнардагы филиалларына юллаячаклар. Анда бүләкләрне тантаналы төстә тапшыру ниятләнә.

Бүләкләрне уйнату видеога яздырылып барылды һәм “Татмедиа” АҖнең рәсми сайтында урнаштырылачак.

Бүләкләрне уйнату процессында Казаннан Люция Хәмидуллина да чакырулы иде. Даими укучы буларак, ул үзенең 15 еллап инде “Татмедиа” АҖ басмаларын алдыруын, “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга” газеталарын, “Сабантуй”, “Сөембикә”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналларын гаилә белән яратып укуларын ассызыклап үтте.
Искәртеп узабыз: бәйге 2015 елның 1 ноябрендә башланган иде. Анда катнашу өчен 20 гыйнварга кадәр “Татмедиа” АҖ филиаллары тарафыннан чыгарыла торган басмаларга киләсе яртыеллыка язылу һәм кимендә 3 басмага язылу квитанцияләре күчермәсен юллау шарты куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International