Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору мәсьәләләрен яктырткан иң яхшы эшләрне билгеләү өчен “Коррупция: журналист күзлегеннән” дигән республика бәйгесен игълан итә.
Бөтөнроссия матбугат чаралары арасында 2016 елда “Гаилә һәм Россия киләчәге” исемле конкурс игълан ителде.
Конкурс оештыручылары: Милли Данлык Үзәге , Андрей Первозванный Фонды, ”Истоки” максатчан капитал фонды, Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы. Конкурс “Аналык изгелеге”бөтөнроссия программасы кысаларында үткәрелә.
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасы Интернет-ММЧлары өчен «Татнет йолдызлары» - «Звезды Татнета» конкурсын
игълан итә.
Татарстанда 2016 елның икенче яртысына республика һәм җирле басмаларга язылу тәмамланды. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте басмаларының гомуми тиражы 250 мең 443 нөсхә тәшкил иткән, бу 2015 елның икенче яртысындагының 92,1 проценты. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин хәбәр итте.
Антиэкстремистик проблематика һәм татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темаларын Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту конкурска эшләрне кабул итү дәвам итә.
Иртәгә, 7 июль көне 12.00 сәгатьтә “Татар-информ” Матбугат Агентлыгында“Тәмле Казан” милли татар ашлары фестиваленә багышланган пресс-конференция узачак.
Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе башлавы турында хәбәр итә. Язылу кампаниясен "Россия Почтасы" ФДУП уздыра. Периодик басмаларга 2016 елның 1 июльдән 31 августка барлык почта бүлекләрендә һәм язылу онлайн-агентлыгы сайтында язылып була.
Билгеле булганча, бу көннәрдә Казанда Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы эшли. Инде алтынчы ел рәттән уздырыла торган әлеге чарада Россиянең 25 төбәгеннән 250 делегат катнаша.
Татар матбугатының киләчәге милли мәгариф мәсьәләсенә турыдан-туры бәйле. Шушы көннәрдә Казанда уздырыла торган Милли һәм төбәк ММЧларының VI форумында катнашучы милләтешебез – Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов бүген “Татар-информ” вәкиле белән әңгәмәсендә шундый фикер әйтте.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотографияләр конкурсына гаризалар кабул итүен дәвам итә. Һәр теләгән кеше 1 сентябрьгә кадәр татар миллетенең үзенчәлеген чагылдырган фотоэшләрен тапшыра ала. Фотоярышта 18 яшь тулган Россиядә яшәүче затлар катнаша ала.