СМИротворец-2016" журналистлар конкурсына материаллар кабул итү башланды

2016 елның 19 июле, сишәмбе

ММЧcын билгеләүче әлеге бөтенроссия конкурсы 2008 елдан башлап  үткәрелә.

 Конкурста 2015 елның 1 августыннан алып 2016 елның 1 августына кадәр басма матбугатта басылган яки эфирга чыккан материаллары булган федераль, региональ һәм этник массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнаша ала.

 Материалларга ике махсус жюри бәя бирәчәк. Алар ММЧ арасында иң яхшыларын түбәндәге номинацияләр буенча сайлый: "Телевидение", "Радио", "Басма матбугат", "Интернет", "Балалар һәм яшьләр ММЧ" һәм башкалар.

 Конкурска материаллар 2016 елның 4 сентяберенә кадәр konkurs@nazaccent.ru электрон адресы буенча яисә 125009, Мәскәү, Тверская ур., 7  йорт, а\я 92 "Гильдия межэтнической журналистики", "СМИротворец-2016" адресы буенча кабул ителә.

 Конкурс турында тулырак мәгълүмат nazaccent.ru -  Гильдия межэтнической журналистики сайтында урнаштырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International