"Татар-информ"да бюджетка салым бурычларын кайтару турында сөйләшәчәкләр

2016 елның 2 августы, сишәмбе

Бүген, 2 август көнне, сәгать 10.00 да «Татар-информ» агентлыгында Татарстан Республикасы бюджетына салым бурычларын кайтару темасына багышланган матбугат конференциясе була.

Конференциядә РФ Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин һәм Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Эльвира Лабашова катнаша.

Массакүләм мәгълүмат вәкилләре чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта - pr@tatar-infom.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International