Иртәгә, 29 июнь 11.00дә, РФ субъектларының инновацион үсеш рейтингының дүртенче чыгарылышына багышланган Мәскәү (ТАСС) һәм Казан ("Татар-информ" агентлыгы) видеокүпере була.
Казан мэры Илсур Метшин "ТАТМЕДИА" тарафыннан игълан ителгән “Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” акциясенә кушылды.
Елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылырга санаулы көннәр калып бара. 25 июнь – гәҗит-журналга язылу кампаниясенең соңгы көне.
Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Миннефоат Хасиятуллин һәм Баулы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов "Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр" акциясенә кушылды, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте. Алар Баулы районында яшәүче ветераннар Бибинур Исмәгыйлева белән Сәлимә Асылгәрәеваны "Сөембикә" журналына яздырганнар.
Конкурс оештыручылары: Милли Данлык Үзәге , Андрей Первозванный Фонды, ”Истоки” максатчан капитал фонды, Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы. Конкурс “Аналык изгелеге”бөтөнроссия программасы кысаларында үткәрелә.
«Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны яздыр» акциясе бөтен республикага яңгырады. “ТАТМЕДИА” медиаширкәте тарафыннан уйлап табылган башлангычны иң алдан хакимият вәкилләре, танылган кешеләр күтәреп алды. Хәзер инде гади халык та акциядә күпләп катнаша.
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан экстремизмга каршы проблематиканы һәм этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне яктырту буенча Татарстан Республикасының матбугат чаралары арасында конкурслар игълан ителде.
Россиядә яшәүче халыкларның үзара бәйләнешен һәм милли-мәдәни үсешен иң яхшы яктыртучы журналист һәм ММЧcын билгеләүче әлеге бөтенроссия конкурсы 2008 елдан башлап үткәрелә.
ММЧны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча башкарыла
Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча башкарыла