«Многоликая Россия» IX Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсы игълан ителде

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан «Многоликая Россия» IX Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсы игълан ителде.

Әлеге чара 2006 елдан башлап уздырыла. Конкурсның төп максаты - талантлы, мәдәни мирасны үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш кертүче материалларны сайлап алу. Шулай ук «Многоликая Россия» конкурсы милли гореф-гадәтләрне танытуга ярдәм күрсәтүгә, Россия территориясендә яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятенә һәм сәнгатенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.

Конкурста катнашырга теләүчеләр анкеталарын һәм материалларын 2016 елның 17 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрә алалар:

«Татмедиа» Республика матбүгат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт, 6 кат, 7 кабинет, массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге. E-mail: mnogolikaya2016@mail.ru. Тел.: 8 (843) 570 31 12.

Положение 

Анкета

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International