“Татмедиа” социаль челтәрләренә керүчеләр саны 2,5 тапкырга арткан

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Өч елга якын вакыт эчендә “Татмедиа” филиалларының социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләренә язылучылар саны 2,5 тапкырга арткан. Бу хакта “Татар-информ”га медиакомпаниянең генераль директоры Андрей Кузьмин сөйләде.

“Татмедиа” филиалларының социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләренә язылучыларның гомуми саны 1 миллион 250 мең кешегә җиткән. 2016 елда гына язылучылар барлыгы 520 мең булган. Тагын бер кызыклы күрсәткеч – социаль челтәрләрдән сайтларга уникаль күчүләр аена 1 миллион 930 мең кеше”, - диде Андрей Кузьмин.

Уртача алганда “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте интернет-ресурсларына 236 мең 607 уникаль кулланучы керә. Айлык караулар (сентябрь өчен) – 7 миллион 98 мең 210 уникаль керүче.

“Безнең укучылар кайда, безгә шунда барырга кирәк. Бу иң мөһим хакыйкать. Соңгы өч ел эчендә без редакцияләргә эш асылын тамырдан үзгәртү бурычы куябыз”, - диде Андрей Кузьмин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International