Бүген Журналистлар йортында “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе коллективы журналистика ветераннары һәм әлеге һөнәр серләренә өйрәнүче студентлар белән очрашты. Очрашу газетаның 100 еллык юбилеена багышланган иде.
Басманың баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров газетаның тарихы, тематикасы, авторлары турында сөйләде, редакциянең киләчәккә планнары белән уртаклашты. Газетаның укучылары һәм иҗат коллективы очрашуы җанлы сөйләшү рәвешендә барды, бүгенге көн журналистикасына, татар басмаларының тиражына һәм аларның киләчәгенә кагылышлы проблемалар күтәрелде. Соңыннан күптән түгел генә яңартылган журналистика тарихы музеенда газета тарихына, шуңа бәйләп Татарстан журналистикасы тарихына да үзенчәлекле экскурсия оештырылган иде. Очрашу эшлекле, җылы мохиттә үтте. Билгеләнгән вакыт тәмамлангач та, каләм осталары таралырга ашыкмыйча, үткәннәрне искә төшереп аралашуны, тәҗрибә уртаклашуны дәвам итте.