Республикабызда дәүләт телләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы проектларга «Тере тел — тере милләт!» конкурсы дәвам итә. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт милли сәясәте сайтында урнаштырылган.
Конкурс ике номинациядә уздырыла: «Иң яхшы интернет-проект» һәм «Массакүләм мәгълүмат чараларында теманы иң яхшы яктырту».
Җиңүчеләргә проектларын гамәлгә ашыру һәм дәвам итү өчен грант биреләчәк. Грантларның гомуми суммасы — 300 мең сум.
Заявкалар агымдагы елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.
Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы.
Тулырак мәгълүмат http://tel.tatar.ru сайтында.