Татарстан Республикасы башкаласында журналистларның “Күпчалымлы Россия” XI Гомумроссия конкурсына йомгак ясалды.
“Киңкырлы Россия” Бөтенроссия Ачык конкурсында Татарстанның өч массакүләм мәгълүмат чарасы бәйге призларына ия булды.
Экспозиция 1988-1993 елларда Татарстанда яшәүче кешеләр тормышына багышланган.
Андрей Кузьминның Татарстан Президенты белән әңгәмәсенең тулы версиясе sntat.ru интернет-ресурсында 22 сентябрьдә дөнья күрәчәк.
“Яңа Гасыр” телеканалы һәр сезонда тамашачыларын яңа проектлар белән сөендерә. Шуларның берсе - “Болгар радиосы”ның “Сәхнәдәш” тапшыруы сентябрь ахырында ТНВ каналында чыга башлый. Тапшыруның үзенчәлекләре, беренче кунаклары һәм башкалар турында аның алыштыргысыз алып баручысы Айгөл Хәйруллина белән сөйләштек.
Бүген “Татмедиа” матбугат һәм гаммәви багланышлар буенча республика агентлыгында республикакүләм журналистлар бәйгесе җиңүчеләрен котладылар. Журналистлар Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне һәм антиэкстремизм тематикасын яктырту буенча бәйгеләрдә катнашты.
Татарстан Республикасы халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов милләтара мөнәсәбәтләр темасына язарга өндәде. “Хөрмәтле каләмдәшләр, милләтара мөнәсәбәтләр темасына һәрвакыт язарга кирәк. Беренче чиратта, Татарстан Республикасында татар халкы тоткан урын турында язарга иде. Без, чыннан да, хөрмәткә лаек халык. Үзебезнең республикада, күп кенә башка төбәкләрдән аермалы буларак, гаҗәеп атмосфера тудыра алырлык халыкның кадерен белергә кирәк. Без ел саен Татарстан халыкларының Дуслык йортында кырыктан артык чит ил һәм чит төбәк делегацияләрен кабул итәбез. Татарстан халкы әйбәт, аның гореф-гадәтләре әйбәт. Моның кадерен белергә кирәк”, - диде Ирек Шәрипов.
Татарстан Республикасы террорчылыкка каршы комиссия аппараты баш киңәшчесе Марат Әскәров журналистларның экстремизм өлкәсендәге эшләре турында әйтте. “Экстремизм тарату, милләтара һәм конфессияара сугышларны булдыру – бу хәзерге вакытта еш күтәрелә торган тема. Мондый шартларда журналист эше халык белән профилактика эшләре алып баруда иң мөһим аспектларның берсе булып тора. Республикада шушы сферада эшләүче журналистлар өчен махсус бәйгеләр һәрдаим узып тора”, - диде Марат Әскәров.
Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне иң яхшы яктырту бәйгесе җиңүчеләре:
1. “Этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасы буенча иң яхшы телесюжет (тапшыру)” номинациясе:
1 урын – “Татарстан - 24” телеканалы
2 урын – “Нурлат” телерадиокомпаниясе
2. “Этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасы буенча иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)” номинациясе:
1 урын – Ландыш Бабаниязова (“Нократ дулкыннары” радиоканалы)
2 урын – “Татарстан” ДТРК
3. “Этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасы буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикация” номинациясе:
1 урын – “Нурлат-информ” газетасы
2 урын – “Идел” журналы
4. “Этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасы буенча интернеттагы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикация” номинациясе:
1 урын – Лилия Гәрәева (“Сөембикә” журналы)
2 урын – “Бөгелмә газетасы” сайты
Публикацияләр циклы өчен кызыксындыргыч бүләк:
- “Безнең Яшел Үзән” газетасы
- “Гаилә һәм мәктәп” журналы
Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында антиэкстремизм тематикасын иң яхшы яктырту бәйгесе җиңүчеләре:
1. “Антиэкстремизм тематикасы буенча иң яхшы телесюжет (тапшыру)” номинациясе:
1 урын – Айзат Шәймәрданов (“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе)
2 урын – Инна Данилова (“Татарстан” ДТРК)
2. “Антиэкстремизм тематикасы буенча иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)” номинациясе:
1 урын – “Татарстан” ДТРК
2 урын – Әлфия Мөхәммәтова (“Актаныш-информ” радиоканалы)
3. “Антиэкстремизм тематикасы буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикация” номинациясе:
1 урын – Ирина Халитова (“Татарстан Республикасы” газетасы)
2 урын – “Нократ” газетасы (“Мамадыш-информ”)
4. “Антиэкстремизм тематикасы буенча Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикация” номинациясе:
1 урын – Наталья Рыбакова (“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы)
2 урын – Резедә Гасымова (“Көмеш кыңгырау” газетасы)
Публикацияләр циклы өчен кызыксындыргыч бүләк:
- “Сабантуй” журналы
- “Бөгелмә газетасы”.
Аналитик тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәге Татарстан халкының нинди массакүләм мәгълүмат чараларына өстенлек бирүен өйрәнде. Анализ күрсәткәнчә, массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң-иңнәре – “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы һәм “Болгар радиосы”.
Аналитик тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәге агымдагы елның май – июль айларында республикабыз халкының кайсы теле һәм радиоканалларга өстенлек бирүен өйрәнде. Үткәрелгән сораштыруларда 14 яшьтән өлкәнрәк 1 761 кеше катнашты. Бу – элек үткәрелгән шундый чараларда катнашканнарга караганда 10 процентка артыграк. Сораштырулар республиканың сигез төбәгендә, очраклы сайлап алу юлы белән үткәрелде. Иң күп респондентлар – Казан шәһәрендә (28 процент), иң азы – Татарстанның көньягында (7 процент) теркәлгән.
Үзәк белгечләре ачыклаганча, республикада телевидениеның абруе шактый зур: респондентларның 62 проценты һәр көнне телеэкраннар каршына утыра, 11 проценты “һәр көнне диярлек карыйм” дигән позициядә тора, ә менә 4 проценты телевизорны бөтенләй дә карамый икән. Калганнары исә зәңгәр экраннарга атнага бары бер тапкыр яисә җиде көнгә бер-ике тапкыр кына карап ала. Радио тыңлауга килгәндә, хәлләр бераз үзгәрәк: аны сораштыруда катнашучыларның 25 проценты һәр көнне тыңлый, 8 проценты “һәр көнне диярлек” тыңлый, ә 39 проценты гомумән дә тыңламый.
Татар китап нәшрияты үзенчәлекле шагныйрь, рәссам, журналист Александр Заварихинның “Здесь мне жить” (“Миңа биредә яшәргә”) исемле шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарды. Бүген Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә җыентыкны тәкъдир итү кичәсе булды. Китап каты тышлы итеп эшләнгән 1100 данә тираж белән басылган һәм авторның иң билгеле йөздән артык әсәрен берләштерә. Китапка кереш сүзне Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова язган.
“Республиканың район газеталарында үз вакытында бик күп талантлы журналистлар һәм баш мөхәррирләр эшләде. Шуларның берсе – үз эшенең остасы, иҗади, саллы Александр Васильевич Заварихин. Аны олы буын журналистлары Аксубай районының “Сельская новь” газетасы баш мөхәррире буларак белә иде.”– диелә кереш сүздә.
Александр Заварихан ТАССРның Куйбышев районы (хәзерге Спас районы) Мещеровка авылында туган. Казанда һөнәр училищесында белем алган, авиация заводында слесарь булып эшләгән. 1951 – 1955 елларда Балтик диңгезендә хезмәт иткән. Демобилизациядән соң яңадан заводка эшкә кайткан, кичке мәктәпне, аннары Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган.
1966 елда аны “Сельская новь” газетасына эшкә җибәрәләр, баштан мөхәррир урынбасары, соңыннан баш мөхәррир булып эшли. 2017 елның маенда, үзенең 85 яшьлек юбилеена багышлап, үзенең соңгы җыентыгын бастырып чыгара. Әлеге китапта сугыштан соңгы еллардагы авырлыклар тасвирлана. Шуннан соң бер ай да үтми, язучы якты дөньядан китеп бара. Заварихин егермедән артык китап авторы, шагыйрь һәм прозаик, талантлы рәссам буларак билгеле, аның 50дән артык картинасы бар.
Авторның яңа җыентыгы туган якка, якын кешеләренә, табигатькә багышланган. Китапка тупланган шигырьләрдә якты киләчәккә ышану, илебезнең бүгенге һәм киләчәк язмышы турында уйланулар чагылыш тапкан. Җыентыкка шагыйрьнең туган илгә, Аксубай ягына, Татарстанга булган эчкерсез хисләрен үзенә сыйдырган лирик әсәрләре урын алган.
Җыентыкның туплаучысы һәм мөхәррире – Энҗе Хөснетдинова. Китапны чыгаруда Александр Заварихинның дусты отставкадагы милиция полковнигы Олег Маркинның өлеше зур.
“Мин аны 15 еллап белдем, бу, бәлки, бик күп тә түгелде, ләкин ул минем өчен бик якын кеше иде, миңа бик ярдәм итте. Беренчедән, ул мине кешеләр белән аралашырга өйрәтте. Киң күңелле, тыйнак кеше иде. Вафатына ике ел кала китапларын чыгаруда ярдәм итүне сорап, Язучылар берлегенә мөрәҗәгать итте. Ләкин бу эш барып чыкмады. Үзе исән вакытта ук чыгарабыз дип вәгъдә биргән идем, хәзер генә вәгъдәмне үти алдым. Ул үзенең соңга көннәренә кадәр һәрвакыт эш белән мәшгуль булды.”
Журналистларның “Күпчалымлы Россия” XI гомумроссия ачык конкурсына Россия Федерациясенең 49 төбәгеннән 1392 эш килде, алар 6 номинация буенча ярышты.
Журналист эшләре 2018 елның 6 мартыннан 1 августына кадәр кабул ителде.
Конкурста җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү чаралары 2018 елның 23 – 25 сентябрендә Казан шәһәрендә узачак. Бу көннәрдә кунаклар һәм конкурста җиңүчеләр өчен иҗади мәйданчыклар, танылган Россия журналистларыннан мастер-класслар, мәдәни һәм экскурсия программалары көтелә.
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак төп тантана 24 сентябрьдә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында үтәчәк.
Апрель-июнь айлары нәтиҗәләре буенча, агентлыкка сылтама китерү индексы 393,44 дәрәҗәсендә булган