«Татмедиа»ның 6 басмасы «Медиалогия» буенча иң мөһим 20 мәгълүмат чарасы исемлегенә кергән

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

«Татмедиа»ның алты басмасы 2018 ел нәтиҗәләре нигезендә «Медиалогия» версиясе буенча Татарстанның иң мөһим 20 мәгълүмат чарасы арасына кергән. 2018 ел нәтиҗәләре буенча «Татар-информ» агентлыгы Татарстанның иң еш телгә алынган гаммәви мәгълүмат чарасы дип табылган, «Татарстан 24» телеканалы исә иң зур үсеш күрсәткән. Ул рейтингта 14 позициягә күтәрелгән.

«Медиалогия» версиясе буенча Татарстанның иң зур әһәмияткә ия гаммәви мәгълүмат чаралары рейтингына шулай ук «Челнинские известия» газетасы, «НТР – Нижнекамск» телекомпаниясе, «События» электрон басмасы һәм Алабуга районының «Новая Кама» газетасы кергән. «Татар-информ» агентлыгы рейтингның лаеклы лидеры булган, ул ел нәтиҗәләре буенча төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары базарында үз позицияләрен тагын да ныгыткан.

«Бизнес Онлайн», Inkazan, Kazanfirst, Prokazan һәм Chelny-biz басмаларының рейтинглары төшкән.

  • «Медиалогия» системасы рейтингы 48,4 меңгә якын чыганакны (телевидение, радио, газета-журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет гаммәви мәгълүмат чаралары) үз эченә алган электрон базада төзелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International