“ТАТМЕДИА” акционер җәмгыятенә караган кайбер газета-журналларга язылу матбугатка язылу кампаниясе йомгаклары буенча 2018 елның беренче яртыеллыгы дәрәҗәсенә җитте.
Республикабыз халкы матбугатка газета-журналлар китерүнең альтернатив вариантыннан файдаланып язылудан актив файдалана башлады. Газета-журналларны китереп бирүнең мондый ысулы кышкы язылу кампаниясендә “ТАТМЕДИА” АҖ басмалары буенча 35,1 мең нөсхәгә җитте. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына медиахолдингның генераль директоры Андрей Кузьмин хәбәр итте.
«Газета-журналларга язылу агентлыклары һәм редакцияләр үзләре мөстәкыйль оештыра торган альтернатив язылуның шактый артуы күзәтелә. Альтернатив язылу элемтә хезмәтләре өчен түләнә торган акчаны янга калдыру һәм укучыга басманы арадашчылардан башка гына илтеп җиткерү мөмкинлеге бирә. Газета-журналларны китереп бирүнең мондый ысулы кышкы язылу кампаниясендә “ТАТМЕДИА” АҖ басмалары буенча 35,1 мең нөсхәгә җитте, бу “Татарстан почтасы” аша язылуның 15,6 процентын тәшкил итә», – диде Кузьмин.
Агентлык мәгълүматы буенча, “ТАТМЕДИА” акционер җәмгыяте 2019 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу бәясен искечә саклап кала алган. Бу исә кайбер басмаларга гомуми тиражны узган елның беренче яртыеллыгы дәрәҗәсенә җиткерү мөмкинлеге биргән.
Мәсәлән, «Ютазинская новь» газетасының тиражы 51,5%ка, «Новый Зай» газетасының тиражы 16,9% ка, «Зәй офыклары» газетасының тиражы 16,3% ка арткан. Республика басмалары арасында «Халкым минем» газетасына язылу арткан. Аны быел 35,4 процентка артыграк милләттәшебез укый алачак. Журналлар арасында «Идел-Идель», «Гаилә һәм мәктәп», «Ялкын» һәм «Сабантуй» журналларының тиражы шактый үскән.