Татарстан Журналистлар берлегенә яңа рәис сайланды. ТР Дәүләт Советы депутаты, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов шушы вазифаларны башкарачак. Бу хакта берлекнең XIX съездында билгеле булды.
Съезд Татарстан халыкларының Дуслык йортында уза. Илшат Әминов кандидатурасын президиум тәкъдим итте. Рәислеккә бүтән кандидатлар булмады. Делегатлар Илшат Әминов өчен тавыш бирде.