Татарстан – алдынгы карашлы массакүләм мәгълүмат чаралары төбәге

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Массакүләм мәгълүмат чараларының үсеш дәрәҗәсе буенча иң алга киткән төбәкләр арасында Татарстан Республикасы  да бар. Әлеге исемлеккә 11 төбәк кертелгән. Бу хакта “Медиастандарт” фонды һәм Евгений Ясинның Граждан инициативалары комитеты “ЦИРКОН” тикшеренүләр төркеме белән берлектә әзерләгән “Медиасфераның үсеш индексы”на сылтама белән РБК хәбәр итте.

“Россия төбәкләрендәге массакүләм мәгълүмат чараларының катламнарга бүленүе бу өлкәдә 2018 елда күзәтелгән иң җитди тенденция булды”, – дип хәбәр ителә еллык күзәтүдә.

Алдынгы төбәкләр кертелгән исемлектә республикабыздан гайре  Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Свердловск, Чиләбе, Самара һәм Новосибирск өлкәләре, Төмән, Приморье һәм  Красноярск крае бар. 

Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү таләп ителә торган төбәкләр исемлеге дә бар, алар 13:  Марий Эл, Мордовия, Байкал аръягы, Алтай, Адыгей, КБР, Хакасия, Калмык Республикасы, ЕАО, Бурят Республикасы, Ингуш Республикасы, Чечен Республикасы, Тыва.

Медиасфера 5 юнәлештәге 48 индикатор буенча бәяләнгән: массакүләм мәгълүмат чаралары эшли торган мохит, кызыксынучы төркемнәренең – хакимиятнең, бизнес даирәсенең, иҗтимагый оешмаларның активлыгы; аудитория; массакүләм мәгълүмат чараларының торышы; медиаконтент.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International