«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев KazanForum медиасессиясе кысаларында Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасында мәдәниятара һәм икътисади диалог темасын яктыртуга керткән өлеш өчен бүләк тәкъдим итте.
Беренче лауреат Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) мәгълүмат агентлыклары берлеге генераль директоры Мөхәммәд Абдрабо Әльями булды.
"Әгәр без чараны оештырырга телибез икән, безгә мәйданчык бирәләр. Әгәр без мастер-класс үткәрергә телибез икән, ярдәм алабыз. Альями әфәнде бу бүләккә лаек", - дип билгеләп үтте, бүләк тапшырудан соң, халыкара медиа өлкәсендә эксперт Анна Беликова.