«Элемтәнең барлык заманча төрләренең уртак чыганагы – радио, ул әлегә кадәр тыңлаучыларны сөендерә, киңәшләре белән ярдәм итә һәм безне вакыйгалардан хәбәрдар тота. Бөек Ватан сугышы елларында радио кешеләргә күптән көтелгән җиңүгә өмет һәм ышаныч бирде. Совинформбюро сводкаларын бөтен ил тыңлады. Без сугыш елларында фронтта һәм тылда элемтә системалары эшен тәэмин итүчеләргә рәхмәтле», - диде Сәлимгәрәев.
Ул өстәп әйткәнчә, безнең заманда да радио һәм телевидениедә эшләүче, телефон һәм интернет элемтәсен тәэмин итүче чын профессионаллардан башка кешеләр дуслары һәм якыннары белән аралаша, иң мөһим вакыйгалардан хәбәрдар була алмаслар иде.
«Сезгә бәхет, позитив дулкын, көндәлек эфирга чыкканда һәм әйләнә-тирәдәгеләргә трансляцияләгәндә яхшы кәеф телим!» – ди «Татамедиа» җитәкчесе.