Казан мәктәпләренең 64 укытучысы “Казан каласының иң яхшы укытучысы-2012” конкурсында һөнәри осталыкта көч сынаша. Конкурс исә “Укытучы-предметчы”, “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Тормыш иминлеге нигезләре” курсы буенча укытучы”, “Иң яхшы класс җитәкчесе”, “Иң яхшы педагог-психолог”, “Иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе” – барлыгы 6 номинациядә үткәрелә.
15 февральдә, сәгать 14.00 «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында (Академия урамы, 2-нче йорт) Татарстан Республикасы Президенты Кубогына бильярд спорты буенча халыкара турнир үткәрүгә багышланган матбугат-конференциясе узачак.
“Россия пенсионерлар берлеге” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге тәкъдиме белән 1 гыйнвардан Татарстанда яшәүче пенсионерларны, пенсия алды яшендәге, өлкән яшьтәгеләрне компьютерга өйрәтү буенча “Интернет – озын гомер” дигән проект старт алды.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, “2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Владимир Леонов, Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, “Татарстан – Яңа гасыр” ААҖ генераль директоры Илшат Әминов катнашты.
Республика матбугаты Россия гаммәви мәгълүмат чаралары арасында күренекле урын били
Россия матбугаты көне уңаеннан Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиеваның котлау хаты.
Республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлаячак
Татарстан Премьер-министры Президент һәм Хөкүмәт исеменнән Э.Абдуллаҗановка яңа вазыйфасында яңа үрләр теләде һәм энергетика университетының алга таба үсәчәгенә ышаныч белдерде.