Партияләр, Президентлыкка кандидатлар, кандидатларның вәкилләре үзләрен лаеклы тота, дип ассызыклады ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы
Сайлау кампаниясе этапларының берсе - гаммәви мәгълүмат чараларында агитация чоры тәмамланырга көн ярым вакыт калды. Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларында агитация чоры лаеклы уза. Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин әнә шул хакта хәбәр итте.
“Минем фикеремчә, әлеге чор бик уңышлы уза. Партияләр, Президентлыкка кандидатлар, кандидатларның вәкилләре үзләрен лаеклы тота. Мин Татарстанда елдан-ел күтәрелә барган сәяси культура дәрәҗәсеннән бик тә канәгать”, - дип ассызыклады ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
“Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларында агитация чоры лаеклы уза. Кискен фикерләр дә яңгырый, әлбәттә. Сәяси риторикадан беркая да качып котылып булмый. Әмма тулаем алганда без агитация чорының бу рәвешле узуыннан канәгать. Без агитация чорына бәйле бер бәхәсне дә тикшермәдек, бер шикаять тә булмады”, - дип ассызыклады Анатолий Фомин.
1 март, «Татар-информ», Алия Җамалиева