“Корстон”да тормыш иминлеген тәэмин итүгә багышланган зур күргәзмә ачылды

2012 елның 29 феврале, чәршәмбе

Ул “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: теория һәм практика” дигән II халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында эшли

Бүген Казанда “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: теория һәм практика” дигән II халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында махсуслаштырылган күргәзмә эшли башлады. “Корстон”да аның ачылышы ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узды. 

Татарстан Хөкүмәте рәисе белдерүенчә, бүген министрлыклар һәм ведомстволар алдында, беренче чиратта, иминлекне кайгырту бурычы тора. “Шушындый күргәзмәләр һәрвакыт илебездә, дөньяда иминлекне тәэмин итү өлкәсендә тагын да заманчарак технологик эшләнмәләр һәм җиһазлар белән танышу мөмкинлеге бирә. Тормыш иминлеге, сәламәтлек сагында торучы белгечләр һәм хезмәтләргә мондый күргәзмәләр яңа техника һәм технологияләр белән җиһазлануга юл ача”, - ди Илдар Халиков. Ул күргәзмәдә катнашучыларга рәхмәт белдереп, уңышлар һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде. Соңрак ТР Премьер-министрына РФ Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев та кушылды. Алар экспозиция белән танышып чыкты.

Махсуслаштырылган күргәзмәдә Россиянең һәм чит илләрнең 30 дан артык җитештерүче куркынычсызлык, медицина, юл хәрәкәте иминлеге өлкәләренә караган фәнни-техник эшләнмәләрен һәм серияле производствога салынган продукциясен тәкъдим итә. ТР Эчке эшләр, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары, 2013 елгы Казан Универсиадасы Башкарма дирекциясе аерым стендлар белән катнаша. 

Бу минутларда “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: теория һәм практика” дигән II халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы бара. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия, АКШ, Франция, Алмания, Финляндия, Польша һ.б. илләрнең министрлык-ведомстволары, фәнни учреждениеләре җитәкчеләре һәм экспертлары катнаша. Утырышта куркынычсызлыкны тәэмин итүнең гомуми проблемалары хакында фикер алышына, әлеге өлкәдә алга таба эшчәнлекнең төп юнәлешләре билгеләнә. 

 

29 февраль 2012 ел, “Татар-информ” МА, автор:  Айгөл Фәхретдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International