Фәрит Мөхәмәтшин Татарстанның авыл җирлекләре арасында бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләүдә катнаша

2012 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Җиңүчеләрне бүләкләү ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Игенчеләр сараенда оештырыла

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин Татарстанның авыл җирлекләре арасында хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм күрсәтү юнәлешендә уздырылган республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясаучы тантаналы чарада катнаша.

Җиңүчеләрне бүләкләү ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Игенчеләр сараенда оештырыла. Алар министрлык дипломнарына һәм акчалата бүләкләргә лаек булган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек бүлеге хәбәр итә. 

 1 март 2012 ел, “Татар-информ” МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International