Кичә Яшел Үзәннең Серго исемендәге заводында (“Позис”та) 4 мартта узачак Президент сайлау уңаеннан митинг узды. Чарада Татарстан Дәүләт киңәшчесе – Президентлыкка кандидат Владимир Путинның ышанычлысы Минтимер Шәймиев тә катнашты. 90 нчы елларда оешманың хәле кызганыч булуын искә төшергәннән соң, ул: “Мин хәзер шатланам: заводның даны, андагы хезмәт хакы үсә”, – дип белдерде. “Позис”ның генераль директоры Радик Хәсәнов искәртүенчә, вәзгыятьнең яхшыруында республика җитәкчелегенең роле зур. Аның белән килешеп, Минтимер Шәймиев киләчәктә мондый үрләргә көчле, сыналган җитәкче белән генә ирешеп булачагын ассызыклады, 4 март көнне иң лаеклы кандидатны сайларга чакырды.
29.02.2012 №37 (26756), «Ватаным Татарстан» газетасы