ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
6 март көндезге 1дә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында М.И.Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча дүртенче Россия - Европа мәгариф симпозиумына багышланган матбугат конференциясе була.

4
март, 2015 ел
чәршәмбе
Иртәгә, 5 мартта 14:00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Яңа гасыр" телеканалында "Җиңү балкышы"  телемарафонын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.


3
март, 2015 ел
сишәмбе
4 мартта 11:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70-ел тулу алдыннан яшьләр инициативаларына багышланган матбугат конференциясе узачак. 

VI “Яңа караш”та катнашучыларның эшләре бәйгенең рәсми сайтында -Твойконкурс.рф - 2015 елның 15 июненә кадәр кабул ителәчәк. Социаль реклама бәйгесенең оештыручысы “Яшьләр дөньясы" Төбәкара иҗтимагый фонды талантлы социаль актив яшьләргә хәзерге заман иҗтимагый  проблемаларына үз карашларын күрсәтергә, аларга җәмгыятьнең игътибарын юнәлтергә һәм чишү юлларын тәгъдим итәргә мөмкинлек бирә.


2
март, 2015 ел
дүшәмбе
9 мартта "Яңа гасыр" телеканалы эфирында 9:00-11:00, 15:00-17:00 һәм 19:00-20:00 сәгатьтә “Җиңү балкышы” телемарафоны кысаларында телевизор караучылар сугышта катнашучыларның тере хатирәләре, шулай ук сугышның әлегәчә мәгълүм булмаган яңа фактлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм фидакарь хезмәтләре белән Бөек Җиңүне якынлаштырган тыл хезмәтчәннәре турында хикәяләр тыңлый алачак.  

27
февраль, 2015 ел
җомга

24 мартта Яр Чаллыда VI Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр массакүләм мәгълүмат чаралары фестивале узачак, ул яшь журналистларның тәҗрибә һәм белем алуларына, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр ММЧ үсешенә юнәлгән.


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Казанда “Ел Фемидасы” журналистлар конкурсына йомгаклар ясаганда Нижнекамск телерадиокомпаниясе журналистларын билгеләп үттеләр.


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстанның яшьләр ММЧлары җитәкчеләре, журналистлары "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында булды. Аларга агентлык эше турында "Татар-информ" МА генераль директоры Леонид Толчинский сөйләде.

26 февраль 11.00 сәгатьтә XIV «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале узуына багышланган матбугат конференциясе була. Матбугат конференциясе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында (Декабристлар ур., 2) узачак.

26 февральдә 10:00 сәгатьтә Татарстан халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин ур., 57) Россия Федерациясе Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет утырышы үтәчәк. Чарада Татарстан Республикасы дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе, Совет рәисе М.А.Федотов катнашачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International