ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2018 ел
дүшәмбе

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы  “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” гомумроссия фотоконкурсында катнашуга гаризалар кабул итүне дәвам итә.

“Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” гомумроссия фотоконкурсы Россия халыкларының мәдәни мирасын саклап калуга һәм үстерүгә өлеш керткән аеруча мөһим һәм талантлы фотоэшләрне ачыклау максатыннан үткәрелә.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

- “Иң яхшы фото”;

- “Фотоэшләр сериясе”;

- “Портрет”

         Гаризалар 2018 елның 1 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы,  Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 6 кат, 5 кабинет, тел. 570-31-12, e-mail foto-konkurs2018@mail.ru “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” гомумроссия фотоконкурсына.

НИГЕЗЛӘМӘ

АНКЕТА - ГАРИЗА

БЕЛЕШМЭЛЭРНЕ ЭШКЭРТУГЭ РИЗАЛЫК

 


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Конкурсның максаты – массакүләм мәгълүмат чараларының һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын коррупция проблемасына җәлеп итү.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

“Коррупциягә каршы торуны басма вакытлы матбугатта иң яхшы яктырткан язмалар сериясе”, “Коррупциягә каршы иң яхшы телесюжетлар сериясе”, “Коррупциягә каршы иң яхшы радиосюжетлар сериясе”,  “Коррупциягә каршы торуны Интернет басмаларда иң яхшы яктырткан язмалар сериясе”, “Коррупциягә каршы тору темасына иң яхшы журналист тикшеренүе” махсус бүләк.

Конкурста катнашучылардан анкета-гаризалар һәм конкурс эшләре 2018 елның 1 ноябренә кадәр (әлеге датаны да кертеп) түбәндәге адрес буенча кабул ителә:

420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, 6 кат, кадрлар бүлеге.

Конкурс эшләренә “Коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәшү мәсьәләләрен  Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга “Коррупциягә журналист карашы” республика конкурсына” дип язылырга тиеш. Белешмәләр өчен телефон: (843) 570 31 10, e-mail: A.Smetanina@tatar.ru.

Положение


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин ерткыч балыклар тоту буенча «Тоталь спиннинг» турнирында катнашачак һәм Татарстанның иң яхшы балыкчысы исемен яулау өчен көрәшәчәк. Бүген чараның оештыру комитеты рәисе Роман Маслов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Быел турнирда бездән «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе директоры Петр Королев, шулай ук Россия күләмендә танылган балыкчылар - Андрей Ферофонтов, Сергей Жмур, Олег Маркухин, Андрей Громов катнаша», - диде Маслов.

«Тоталь спиннинг» өченче балык тоту турниры «Бережок» ял базасы янындагы Зәңгәр култыкта 9-11 август көннәрендә узачак. Хәзерге вакытта анда катнашу өчен 224 балыкчыны берләштергән 112 команда теркәлгән. Алар ике көн дәвамында 7.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр су өстендә торып, шушы вакыт эчендә спиннинг ярдәмендә биш төрдәге балык (алабуга, чуртан, сыла, берш, опты) тотарга тиеш булачак. Шул ук вакытта тизлек кенә түгел, ә тотылган балыкның зурлыгы да исәпкә алына. Иң мөһим шарт – балык жюри әгъзалары аның параметрларын үлчәгәнчегә кадәр исән калырга, шуннан соң суга җибәрелергә тиеш.

Чараны Россиядә заманча спиннингка нигез салучы, турнирның мактаулы кунагы Константин Кузьмин һәм «Моя рыбалка» тапшыруы аша күпләргә таныш режиссер, журналист, балыкчы, сәяхәтче Сергей Апрелов алып барачак. 

 


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы  ВЛКСМ оешуга 100 ел тулу уңаеннан журналистлар өчен  «Яшьләр хәрәкәте тарихы» ачык республика конкурсын игълан итә.

Конкурсның максаты – ВЛКСМ тарихын һәм эшчәнлеген чагылдырган материалларны ачыклау һәм бүләкләү.

Конкурста катнашырга теләүчеләр анкеталарын һәм материалларын 2018 елның 22 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрә алалар:

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт, 6 кат, 5 кабинет, Массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге. E-mail: vlksm2018@mail.ru Тел.: 8 (843) 570-31-12.

НИГЕЗЛӘМӘ

АНКЕТА-ЗАЯВКА

БЕЛЕШМӘЛӘРНЕ ЭШКӘРТҮГӘ РИЗАЛЫК


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле журналистлар! Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс дәвам итә. Сезне әлеге конкурста катнашырга чакырабыз!


27
июль, 2018 ел
җомга

Татарстан башкаласы 25 июльдән бирле Россиянең 45 төбәгеннән килгән 100гә якын журналистның җентекле күзәтчелеге астында яши. Шөкер, барысы да Казанга мөкиббән, соклануларын әйтәләр.


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Ильяс Шәяхмәтов – “Яңа Гасыр” телеканалындагы “Манзара” тапшыруы алып баручысы. Ильяс – ТНВ каналының иң оста, талантлы, позитив яшьләренең берсе.


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Матурлык һәм сәләт бәйгесе беренче тапкыр телекомпания тарафыннан 2014 елда уздырыла.


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

"Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалындагы "Нәсыйхәт" рухи-мәгърифәтчел тапшыруы 2003 нче елдан бирле эфирга чыга.“Безнең телевидение мөселман аудиториясе ихтыяҗларына гел игътибарлы булды. 


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Бәйгегә язмалар 2018 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International