ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 27 ноябрендә 17.00 сәгатьтә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә (Академик Королев ур., 47) «Күпчалымлы Россия» XV бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Конкурс «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла һәм күпмилләтле мәдәниятне һәм Россия тормышын яктыртучы иң яхшы эшләрне билгеләп үтә.


22
ноябрь, 2024 ел
җомга

Халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурс «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.


20
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Конкурста 2024 елның 1 гыйнварыннан дөнья күргән  материаллар катнаша. Аларны 2024 елның 2 декабренә кадәр (шул көнне кертеп) «Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсешне иң яхшы яктыртуга конкурска» тамгасы белән «Татмедиа» агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегенә (420066, Татарстан Республикасы, Казан ш., Декабристлар ур., 2, 6 кат) китереп тапшырырга, почта яисә электрон почта (naukatatarstan2024@yandex.ru) аша җибәрергә мөмкин. Белешмәләр өчен тел: 8 (843) 570-31-​04.


19
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм «Белорус телеграф агентлыгы» (БЕЛТА) республика унитар предприятиесе генераль директорлары Шамил Садыйков белән Ирина Акулович Минскида мәгълүмат алмашу буенча хезмәттәшлек турында меморандум имзалады. Татарстан делегациясен «Татмедиа» Руспублика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев җитәкләде.


15
ноябрь, 2024 ел
җомга

Тележурналист Динә Газалиева кабат "Tatarstan Today" авторлык программасын тәкъдим итә.

16-17 ноябрьдә Казанда өченче тапкыр «Тау Фест» гаилә китап фестивале узачак. Бу – Россия һәм Белоруссиянең танылган язучыларын, нәширләрне, рәссамнарны һәм укучыларны бер мәйданчыкта берләштерәчәк мөһим мәдәни вакыйга.


14
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика
агентлыгы оештырган «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре»
X бөтенроссия фотоконкурсына йомгак ясалды. Конкурс «Татарстан
Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт
программасының бер өлеше булып тора.


12
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотизмны үстерү
максатыннан Татарстанда яңа әдәби конкурс – «Геройлар янәшәдә» – «Герои
рядом» бәйгесе игълан ителә.


7
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Журналистиканың төп принциплары вакытлар узу белән генә үзгәрми, бары тик мәгълүматны җиткерү ысулларына һәм рәвешләренә йогынты ясый торган яңа технологияләр барлыкка килә. Казан федераль университетында узган «Практики и педагоги: каким должно быть современное обучение журналистов?» стратегик сессиясендә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев шулай дип белдерде.


5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясын иң яхшы яктыртуга «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итә башлады.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International