«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен ел саен 13 гыйнварда билгеләп үтелә торган Россия матбугаты көне белән котлады.
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров Россия матбугаты көне уңаеннан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәевкә котлау телеграммасы юллады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Россия матбугат көне белән котлады.
Бүген «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе студиясендә «Яңа ел белән, гаилә» дигән телемарафон баруын хәбәр иткән идек. 12 сәгать дәвамында барган марафон барышы белән «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та танышты һәм Россиядә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан журналистларның бик күп гаиләләрне күрсәтүләре, алар турында язулары турында әйтте.
«Тatarstan Today. Дөньяга ачык» тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья
күрәчәк.
Конкурс «Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» Татарстан
Республикасы дәүләт программасын раслау турында» Татарстан
Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 5 мартындагы 158
номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасында яшьләр
сәясәтен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә
ашыру кысаларында үткәрелә.
22 декабрь көнне «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары
эфирында «Яңа ел белән, гаилә!» дип аталган 12 сәгатьлек Яңа ел
телемарафоны узачак, ул Татарстанда Гаилә елы йомгакларына багышлана.
Иртәдән кичкә кадәр ТНВ студиясенең туры эфирында 50 дән артык
бәхетле гаилә булачак, бу – Татарстанның иң патриот, музыкаль, спорт
сөюче, актив гаиләләре.
«Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка
телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасын
гамәлгә ашыру кысаларында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм
коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан уздырыла торган Конкурска йомгак
ясалды.
Татар дөньясын иң яхшы яктыртуга журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат
чаралары өчен «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» конкурсына
йомгак ясалды. Конкурс «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан
Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан
Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
2024 елда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама
конкурсына йомгак ясалды. Конкурс «Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм
җинаятьчелеккә каршы көрәш» Татарстан Республикасы дәүләт программасы
кысаларында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр
агентлыгы тарафыннан үткәрелде.