«Татмедиа»да дәүләт хезмәткәрләре өчен укулар оештырылды

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификация күтәрү программасы кысаларында укулар узды. Чара мәгълүмати сәясәт, массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү һәм хакимият органнары эшендә заманча медиатехнологияләр куллану өлкәсендә белемнәрне актуальләштерү максатыннан оештырылды.

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары Диана Василова «Государственная информационная повестка на современном этапе» темасына чыгыш ясады. Ул тыңлаучыларга бердәм мәгълүмат киңлеген формалаштыруның төп алымнары, хакимият органнары эшчәнлеген яктыртудагы өстенлекләр һәм сорауларга оператив җавап бирүнең мөһимлеге турында сөйләде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы шеф-мөхәррире Елена Рощупкина «Татар-информ» – Татарстан Республикасының төп мәгълүмат агентлыгы» дигән темага сөйләде, ул берләшкән редакция эшенең
структурасына, яңалыкларны бирү форматларына һәм агентлыкның төп республика ресурсы буларак роленә җентекләп тукталды.

«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры урынбасары Наталья Рәдҗәп-Алиева «Вертикальное видео как носитель смыслов и эмоций» темасына чыгыш ясады, ул визуаль контентның заманча трендларына, социаль челтәрләрдә аны булдыру үзенчәлекләренә һәм аудиторияне җәлеп итүнең нәтиҗәле инструментларына басым ясады.

«ТАТМЕДИА» АҖнең социаль медиа бүлеге баш мөхәррире урынбасары, журналист Равил Мөкминов махсус хәрби операция уздыру зонасында эшләүче хәрби корреспондентның эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның чыгышы аудиториядә зур кызыксыну уятты: тыңлаучылар экстремаль шартларда эшләүнең үзенчәлекләре, мәгълүматны верификацияләү принциплары һәм катлаулы темаларны яктыртканда объективлыкны саклау мөһимлеге турында белде.

Уку ахырында катнашучылар өчен 12 нче катка экскурсия оештырылды, алар «Татар-информ» редакциясенең эше, яңалыкларны заманча бирү процессы һәм агентлыкның мультимедиа проектлары белән танышты. Укуда республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты. Катнашучылар лекцияләрнең гамәли юнәлештә булуын һәм Татарстан медиатармагының әйдәп баручы экспертларыннан актуаль белем алу мөмкинлеген югары бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International