Андрей Первозванный фонды «Безнең кояшлы дөнья» үзәге белән берлектә
«Аутист балаларны аңлау һәм кабул итү» темасына бөтенроссия журналистлар
конкурсын игълан итә. Әлеге Үзәк аутист кешеләргә ярдәм итү белән шөгыльләнүче
бик күптәнге һәм иң абруйлы оешмаларның берсе булып санала.
Проект җәмгыятьтә аутистик тайпылышлары булган балаларга карата
мөнәсәбәтне яхшыртуга һәм инклюзив мохит булдыруга юнәлдерелгән. Конкурс 2
апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат
тарату көненә багышлап үткәрелә.
Оештыручылар аутистик тайпылышлары булган балаларны тәрбияләүче
гаиләләргә җәмәгать урыннарында очрый торган кыенлыкларга игътибарны җәлеп
итәргә исәпли. Конкурс шулай ук мондый балалар белән дөрес аралашырга
өйрәтергә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән ата-аналарның җирле
берләшмәләре арасында хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәргә тиеш.
Конкурста катнашу өчен журналистларга бу темага багышланган материалны
24 марттан 6 апрельгә кадәр бастырып чыгарырга һәм проектта катнашучы
анкетасын тутырырга кирәк. Экспертлар комитеты, анда Андрей Первозванный
Фонды һәм «Безнең кояшлы дөнья» үзәге вәкилләре керәчәк, аутистик
тайпылышлары булган балаларга җәмгыятьнең аеруча тулы һәм ачык мөнәсәбәтен
чагылдырган 15 эшне сайлап алачак. Иң яхшы материаллар авторларына премия биреләчәк. Конкурс турында тулырак мәгълүмат Фонд сайтында урнаштырылган.