Татарстанның җыелма командасы «Полиграфия технологияләре» буенча җиңү яулады

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

Новосибирск шәһәрендә «Профессионаллар» чемпионатының юниорлар өчен «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча йомгаклау (регионара) этабы төгәлләнде

Россия чемпионатында «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчелек итә торган компетенция буенча икенче ел рәттән беренче урын яуланды.

Новосибирск шәһәрендә 2026 елгы «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча бөтенроссия чемпионат хәрәкәтенең йомгаклау (регионара) этабы узды. «Полиграфия технологияләре» компетенциясендә Казан шәһәренең 175 нче гимназия укучысы Анастасия Яковлева зур уңышларга иреште.

Әлеге абруйлы конкурска Уфа, Можайск, Санкт-Петербург, Новосибирск, Мәскәү һәм казан шәһәрләреннән иң яхшы катнашучылар җыелды, шуңа да карамастан, Анастасия яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, алтын медаль алуга иреште.

Ярышларда катнашучылар полиграфиянең төрле өлкәләрендә – басу машинкаларында эшләүдән алып креатив дизайнер эшләнмәләре ясауга кадәр – үз осталыкларын күрсәтте. Башкарылган эшнең сыйфатына һәм иҗади якын килүгә карап, конкурс иң яхшы катнашучыны билгеләде.

Казан лицее укучысы, белемен һәм осталыгын күрсәтеп, жюри тарафыннан югары  бәя алу белән беррәттән, Татарстанны лаеклы итеп күрсәтә дә белде. Соңыннан ул мәктәбе, туган төбәге белән чиксез горурлануы, чемпионатта катнашуның үзе өчен чын тормыш мәктәбе булуы турында әйтте.

Чемпионатта конкурсантларның тренерлары да катнашты. Бу чара полиграфия сөючеләр өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде һәм яшьләрне бу кызыклы һәм перспектив тармакта эшләргә канатландырды.

Якташыбызны җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа яңадан-яңа уңышлар телибез!

Исегезгә төшерәбез, «Профессионаллар» хәрәкәте  «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты нигезендә үткәрелә. 2026 елда «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (регионара) ярышлары «төп» категориядә 268 компетенция һәм «юниорлар» категориясендә 123 компетенция буенча үтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International