“Tatarstan Today” – яңа чыгарылыш. Ачык дөньяга Динә Газалиева белән Кытай Халык Республикасы белән дуслык һәм хезмәттәшлек турында.

2023 елның 10 ноябре, җомга

Бик тиздән премьера!
Татарстан белән Кытайны нәрсә бәйли? Татарстан белән Кытайның якынаюында нәрсә аеруча мөһим?


Халыкара процессларда республикабызның роле турында экспертларның кызыклы фикерләре Һәм ни өчен “ВТБ” банкы җитәкчесе Андрей Костин Татарстанның Кытай һәм Россия арасындагы дуслыкка зур өлеш кертүе турында сөйли?


"Tatarstan Today" авторлык программасының яңа чыгарылышында Кытай провинцияләренең Татарстан белән хезмәттәшлеген ныгытучы уртак багланышлар, проектлар турында мәгълүмат. Үзара табыш күләме миллиард сум һәм юань белән исәпләнә.


Сүз уңаеннан, финанс мәсьәләләре һәм үзара финанс куркынычсызлыгы темасын
да Динә Газалиева читләтеп үтми.


Ә тагын, традиция буенча, медиапроект авторы Шанхайда күргән онытылмас
мизгелләр белән һәм кытай кунакчыллыгы турындагы үзенең матур ачышлары
белән уртаклаша.


Кытай дөньясының барлык төсмерләре – Дина Газалиеваның «Tatarstan Today»
авторлык программасының яңа чыгарылышында.


«ТНВ» телеканалында 11 ноябрьдә 19:00, 13 ноябрьдә 21:00 сәгатьтә,


«Татарстан 24» телеканалында 22 ноябрьдә 18:30 һәм 22:30 сәгатьтә карагыз! Премьераны карамый калмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International