Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс җиңүчеләре билгеле!

2023 елның 10 ноябре, җомга

Татарстанның Иҗтимагый палатасында “Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге  коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктырту” конкурсына йомгак ясадылар.

"Конкурс инде беренче ел гына узмый. Без ММЧның зур активлыгын күрәбез. Иҗтимагый тормышта катнашучы һәм башкаларга ярдәм итүче битараф булмаган кешеләрнең хезмәте турында сөйләү бүген бик мөһим. Без үз-үзебезне тоту моделен булдырабыз, анда башка кешеләргә битараф булырга ярамый дип күрсәтәбез. Монда коммерциячел булмаган  оешмалар зур роль уйный», – дип билгеләп үтте «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Журналистларны  интернеттагы мәкаләләре, телевидениедә һәм радиода сюжетлары өчен бүләкләделәр.

«Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы телесюжет (яисә телетапшыру) » номинациясе

1 урын – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Знамя труда» газетасы редакциясе

2 урын – Хәйретдинова Алия Юныс кызы,  “ТНВ” телекомпаниясе

«Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы радиосюжет (яисә радиотапшыру) » номинациясе

1 урын – Мөхәммәтова Әлфия Марсель кызы,  “Актаныш-информ” АҖ филиалы

1 урын – Шәрәфиева Люция Рафаэль кызы,  “Болгар” радиосы  

3 урын – “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе

«Басма массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма» номинациясе

1 урын – Минеева Ольга Николаевна,  Түбән Кама шәһәре «Ваша газета» басмасы

2 урын – Хәсәнова Рузилә Рифкать кызы, “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ”

3 урын – Гыйльманова Гөлгенә Мансур кызы,  “Ватаным Татарстан” газетасы

3 урын – Рылова Элеонора Вячеславовна,  “Республика Татарстан” газетасы

«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма» номинациясе

1 урын –  Мөкминов Равил Ривхәт улы, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы редакциясе

2 урын – Бугацова Инна Николаевна,  «Реальное время» интернет-газетасы

3 урын – «Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге» АНО коллективы

"Бу – битараф булмаган журналистлар конкурсы. Хәйриячелек, социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеге темасын эчтән белергә кирәк. Бу материаллар  – кешеләргә ярдәм итү турында хикәя”, – дип өстәде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Ул конкурста катнашучыларның елдан-ел арта баруын ассызыклады. Социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалар үзләре дә социаль яклау, мәгариф һәм башка бик күп өлкәләрдә дәүләтнең ышанычлы партнеры булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International