«Россия регионнарының үсеше — дәүләтнең көче!»

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

 «2025 елга кадәрге чорга  Россия Федерациясенең региональ үсеш дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында» Россия Федерациясе Президенты Указын гамәлгә ашыру максатыннан Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый үсеш потенциалы һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсендәге һәм сыйфатындагы аерманы киметү мәсьәләләре буенча халыкка һәм федераль дәүләт хакимияте органнарына мәгълүмат бирү өчен «Новости России» иҗтимагый мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России»  журналы редакциясе «Новости регионов России»  мәгълүмат агентлыгы (https://regioninformburo.ru/)  порталында «Россия регионнарының үсеше — дәүләтнең көче!» (https://regioninformburo.ru/category/society/) дип исемләнгән 2020 елга җыелма күзәтү тәкъдим итә.

Әлеге җыелма күзәтүдә территорияләрне социаль-икътисадый һәм инвестицион үстерү, аларның финанс ягыннан тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бәяләр кую стратегиясен эшләү, эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын, торак төзелешен һәм шәһәр төзелешен үстерү, сәнәгать һәм транспорт инфраструктурасын яңарту, авыл хуҗалыгы комплексын, торак-коммуналь хуҗалыкны, җылылык-энергетика комплексын  яңарту, экологик иминлек, ветеринария эшчәнлеген һәм лицензия бирү эшен башкару, сатып алулар һәм  тарифларны җайга салу өлкәсендә контракт системасын җайга салу, эш белән тәэмин итү һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен, азык-төлек иминлеген, табигый, мәдәни, спорт-туристлык, фәнни-белем бирү потенциалын ныгыту, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ЗАГС органнары һәм нотариат, медицина ярдәме, халыкны хокукый һәм социаль яклау эшендә   региональ һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнары, учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан башкарыла торган чаралар турында актуаль мәгълүмат урнаштырыла.

Яңалыкларны урнаштыру өчен түләүсез теркәлү түбәндәге адрес буенча башкарыла:

https://regioninformburo.ru/add-news/  ә биредә  – https://regioninformburo.ru/svodnyj-obzor-2020-razvitie-regionov-rossii-sila-gosudarstva/ өстәмә мәгълүмат урнаштырылган.

Җыелма күзәтүне булдыруда федераль, региональ һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнары, шулай ук учреждениеләр, оешмалар һәм муниципаль берәмлекләрнең барлык төр предприятиеләре (авыл җирлеге, шәһәр җирлеге, муниципаль район, шәһәр округы, федераль әһәмияттәге шәһәр территориясе, шәһәр эчендә бүленеше булган шәһәр округы, шәһәр районы) катнаша. Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарының мәгълүмати ачыклыгы һәм социаль программаларны гамәлгә ашыру буенча актуаль материаллар һәм аларның эшчәнлеген яктыртучы башка норматив хокукый актлар https://regioninformburo.ru/category/society/ бүлегендә чагылыш табачак.

«Россия регионнарының үсеше — дәүләтнең көче!» җыелма күзәтү Россия Федерациясе Конституциясендә һәм федераль законнарда  билгеләнгән тигез сәяси һәм социаль хокукларны илнең бөтен территориясендә тормышка ашыру, халыкның тормыш сыйфатын арттыру, регионнарның тотрыклы икътисадый, фәнни-технологик үсешен тәэмин итү, субъектларны һәм муниципаль берәмлекләрне социаль-икътисадый үстерү аша Россия Федерациясе икътисадының дөнья базарында конкурентлык дәрәҗәсен арттыру, шулай ук халыкны региональ һәм җирле бурычларны хәл итүгә җәлеп итү максатында башкарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International