Татарстанда яшәүчеләр «Чаян» һәм «Сөембикә» журналларын яратып укый

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте басмаларына мониторинг үткәрү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, «Сөембикә», «Чаян», «Салават күпере» һәм «Казан утлары» журналларының ваклап сату буенча күрсәткечләре иң яхшысы булган. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков шулай дип белдерде.

«Сабантуй», «Ялкын» һәм «Сәхнә» журналлары сату темпларын арттыра. Газеталар арасында «Казанские ведомости» һәм «Мәдәни җомга» аеруча популяр. Балалар журналлары хакында да шулай дип әйтергә мөмкин», — диде ул

Мисал өчен, «Зеленодольская правда» — Яшел Үзәндә иң күп сатыла торган газета, бер айда 6,5 меңнән артык данә газета сатылган. Икенче урында — «Зеленый дол» (5,7 мең), өченчедә — «Яшел Үзән» (319 данә). Автокалада яшәүчеләр «Челнинские известия» газетасын яратып укый, шәһәрдә ул ай саен 18 мең данә тирәсе сатыла. Минзәлә районында «Салават күпере», «Сабантуй», «Чаян» һәм «Сөембикә» журналлары популяр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International