ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2015 ел
җомга
Дүшәмбе, 25 майда сәгать 11:00 "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында тәмәкегә каршы закон үтәлеше айлыгын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.

21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Татар-информ” планета буйлап атлый” флешмобы кысаларында без көн саен дөньяның төрле почмакларыннан агентлыгыбыз укучылары һәм дусларыннан яңа фотолар кабул итәбез. Искәртеп үтик: проект “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының 25 еллыгы уңаеннан оештырыла.

20
май, 2015 ел
чәршәмбе
Җомга, 22 май көнне, 15.00дә «Татар-информ» агентлыгында КПРФ ҮК рәисе, РФ Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюгановның матбугат конференциясе була.

19
май, 2015 ел
сишәмбе
Иртәгә, 20 май сәгать 10.00дә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Рио-де-Жанейрода XXXI җәйге Олимпиада өчен спортчы кандидатларны әзерләүгә багышланган матбугат конференциясе уза.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан, парламентта республиканың әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре, журналистлар белән очрашты. Барысы 150 ләп кеше чакырылган иде.
Бүген, Татарстан Республикасы Матбугаты көнендә, “Татмедиа” АҖ редакция корпусында журналистлар өчен әдәби салон утырышы уздырылды.

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Җомга, 22 май көнне 15.00дә «Татар-информ» агентлыгында КПРФ ҮК рәисе, РФ Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюгановның матбугат конференциясе була.

15
май, 2015 ел
җомга
Пәнҗешәмбе, 21 май көнне 12.00дә, "Татар-информ" агентлыгында Казанда узачак II Татарстан Республикасы ачык сугыш сәнгате фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була. 

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә, 15 май көнне 11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге” тарафыннан үткәрелгән чаралар нәтиҗәләренә һәм гражданнарга ТКХ проблемаларын хәл итүдә булышу буенча яңа чараларга багышланган матбугат конференциясе була. 


13
май, 2015 ел
чәршәмбе
Пәнҗешәмбе, 14 май көнне, 11.00дә "Татар-информ" агентлыгында "Музейда көн һәм төн" бәйрәменә багышланган матбугат конференциясе узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International