Мәскәүдә 2014 елда җинаять-башкарма системасы эшчәнлеге турында “Тәртип сагында” журналистлар конкурсы финалы узды. “Һөнәр язмышка әйләнде” номинациясендә “Татарстан” ДТРК журналисты Инна Данилова диплом белән бүләкләнде.
Чара Россия Федерациясе юстиция министрлыгы конференц-залында узды. “Тәртип сагында” IX Бөтенроссия журналист эшләре бәйгесендә 17 төбәк массакүләм чаралары финалист булды. Барлыгы бәйгедә Россиянең 74 төбәгеннән 300 журналист катнашты.
Лауреатларга бүләкләрне РФ Җәзаларны башкару федераль хезмәте җитәкчелеге, Җәзаларны башкару федераль хезмәте каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре, танылган журналистлар тапшырды.