“Казанда корылмаларны әзерләү стандартлары бик тә югары. Су полосы өчен төзелеп килә торган арена да, без моңа кадәр караган корылмалар кебек үк, югары дәрәҗәдә җиһазланыр дип уйлыйм. Без күргәннәр – Казанда элегрәк уздырылган дөньякүләм ярышларның матур мирасы. Безнең визитка килгәндә, эш тиешле темпта бара. Безне ММЧ өчен шартлар кызыксындыра, ә биредә барысы да тиешле дәрәҗәдә оештырылган", - дип билгеләп узды ФИНА медиа комитеты рәисе Камилло Каметти.
Иртәгә комиссия үз эшен Халыкара мәгълүмат үзәгендә дәвам итәчәк. Оештыручылар белән киңәшмәдә делегатлар чит шәһәр һәм илләрдән килгән журналистларны аккредитацияләү, транспортлау һәм урнаштыру белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.