ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Комсомольская правда» нәшрият йортының баш мөхәррире, генераль директоры Владимир Сунгоркин белән очрашты.

5
август, 2015 ел
чәршәмбе
Казан үзен Россиянең спорт башкаласы гына түгел, быел спорт киносы һәм телевидениесе башкаласы ролендә дә сынап карый. 5-10 августта Татарстан Республикасы башкаласында “FICTS Challenge – 2015” спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының 33 нче дөньякүләм финалы үткәрелә. Италиянең Милан каласында уздырылып килгән финал, беренче тапкыр буларак, Апеннины ярымутравы чикләреннән чыга.

4
август, 2015 ел
сишәмбе
Иртәгә, 5 августта, 11.00дә "Татар-информ" агентлыгында "Бөек Болгар" Бөтенроссия тарихи фестивале" темасына матбугат конференциясе була.

3
август, 2015 ел
дүшәмбе
5-10 август көннәрендә Татарстан башкаласында FICTSChallenge Спорт киносы һәм телевидениесе XXXIII чемпионатының финалы  узачак. Казанда 5 көн эчендә 100 фильм күрсәтәчәкләр. «3D Port Cinema» кинотеатрында тәкъдим ителәчәк кинофильмнарны карау – бушлай.

31
июль, 2015 ел
җомга
31 июль көнне сәгать 13:00 Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм Сабантуй бәйрәме вакытында җәмәгать транспорты эшчәнлеген оештыруга багышланган матбугат конференциясе үтәчәк.

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Җомга, 31 июльдә, 12.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Табигатьне саклау законнарын бозучыларны теркәүдә катнашкан гражданнарга түләүләр” темасына багышланган матбугат конференциясе башлана.
Җомга, 31 июль көнне, 10.00дә "Татар-информ" агентлыгында "Ветеран көндәлеге. Сугышның уйлап чыгарылмаган тарихы" проектына багышланган матбугат конференциясе була.

29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
30 июльдә, 13.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында “Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең коррупция турындагы фикерләрен өйрәнү” буенча социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре белдерелә.
30 июльдә 11.30 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасында электрон дәүләт хезмәтләрен популярлаштыруга багышланган матбугат конференциясе үткәрә.

28
июль, 2015 ел
сишәмбе
30-нчы июльдә Казан Кремленең “Манеж” күргәзмә залында “Мәңгелек кешеләр. Фронтовиклар – Татарстанның сәнгать әһелләре: портретлар һәм язмышлар” китабын тәкъдим итү була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International