Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Болгар шәһәрендә төзеләсе яңа кунакханә исеменә конкурс игълан ителде
2015 елның 11 августы, сишәмбе
Кичә ТР Дәүләт Киңәшчесе, республиканың “Яңарыш” фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрендә төзеләчәк яңа кунакханә исеменә конкурс игълан итте. Бәйге 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурсны ТРның туризм буенча комитеты, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТРның Спас муниципаль районы, ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды һ.б. оештыра. Булачак кунакханә комплексының исеме үзенчәлекле, матур яңгырашлы һәм уңай әйтелешле булуы шарт. Шулай ук аның болгар-татар цивилизациясен һәм татар халкының рухи байлыкларын чагылдыруы да мөһим. Кунакханә исемендә динилек һәм дөньявилык чагылуы да кирәк. “Болгардагы кунакханә комплексы исеменә конкурс игълан иттек. Ул исем тарихны, бу җирнең рухын үзенә сеңдергән булырга тиеш”, - диде Минтимер Шәймиев. Конкурста Россия гражданнары гына түгел, чит ил гражданнары да катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк. Анда катнашучы рус, татар, инглиз телләрендә күп дигәндә 3 вариант тәкъдим итә ала. Шулай ук 3 телдә үзенчәлекле шигарь уйлап табарга да мөмкин. Конкурста катнашу өчен кунакханә исеме вариантлары һәм исемен, фамилиясен, әтисенең исемен, яшен, яшәү урынын, телефон номерын күрсәтеп заявка җибәрергә кирәк. Заявканы ТРның туризм буенча комитетының pr.tourism@yandex.ru электрон адресына “Болгардагы яңа кунакханә” дигән тамга белән юллау шарт. Шулай ук (843)222-90-28 номерлы телефонына хәбәрләр дә кабул ителә. Моннан тыш, Instagram кәрәзле кушымтасында, “ВКонтакте” социаль челтәрендә яки Facebook та #гостиницаболгар хэштегы белән кунакханә комплексы исемен язарга була. Конкурска заявкалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. 10 көн дәвамында аларга конкурста катнашулары яки катнашмаулары хакында хәбәр юлланыла. Вариантларны конкурста катнаштыруны эксперт коммиссиясе хәл итә. Алар иң яхшы 5 вариантны 5 октябрьдән дә соңга калмыйча билгелиячәк. Моның өчен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, ТРның туризм буенча дәүләт комитеты, республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды һ.б. сайтларда тавыш бирү оештырылачак. Ачык тавыш бирү 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган җиңүчене бүләкләү тантнасын исә Болгар шәһәрендә уздыру ниятләнә. Җиңүченең исеме Болгар объектларына багышланган вакытлы матбугатта басылачак, шулай ук, Республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондының VI том китабына язылачак. Моннан тыш, ул яңа кунакханә комплексында 3 көн кунак булу һәм Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында кунак булу хокукына да ия булачак. Аңа сувенирлар бүләк итү дә планлаштырыла.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/12/112407/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ
6 май көнне «Татмедиа» бинасында Республикалүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленең финал этабы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
7
май, 2026 ел
«КазанФорум»да ясалма фәһемнең журналистикага йогынтысы турында сөйләшәчәкләр
«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисади форумы кырларында Медиафорум узачак.
6
апрель, 2026 ел
Татарстанның җыелма командасы «Полиграфия технологияләре» буенча җиңү яулады
Новосибирск шәһәрендә «Профессионаллар» чемпионатының юниорлар өчен «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча йомгаклау (регионара) этабы төгәлләнде
2
апрель, 2026 ел
Илдар Миргалимов: Ясалма фәһем медиаландшафтны үзгәртә
Ясалма фәһем яшь буын арасында популяр, бигрәк тә 25 яшьтән яшьрәкләр арасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз