«Татар-информ» агентлыгында яшьләрне инженерлык һөнәрләре буенча әзерләүне үстерү перспективалары буенча фикер алышачаклар

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

Иртәгә, 13 август 11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Яшьләрне инженерлык һөнәрләре буенча әзерләүне үстерү перспективалары” темасына багышланган матбугат конференциясе уза.

А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты ректоры Альберт Гыйльметдинов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм Инженер лицей-интернаты директоры Рәмис Зарипов журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International