«Татар-информ» агентлыгында Kazan City Racing автошоу серләрен ачалар

2015 елның 19 августы, чәршәмбе
20 августта 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында (Декабристлар урамы, 2 йорт, 1нче кат) Kazan City Racing уникаль автошоу оештыручылары белән матбугат конференциясе уза.
Матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Kazan City Racing (Мәскәү) проекты җитәкчесе Дмитрий Мантыцкий, «КАМАЗ-Мастер» командасы пилоты, «Дакар-2015» раллие җиңүчесе, халыкара класслы спорт мастеры (Татарстан) Айрат Мәрдиев, Nissan Nismo командасы пилоты, 2014 елда Европа «Ле-Ман» сериясе узышларында катнашучы, бу класста 2014 ел сезонында чыгыш ясаучы бердәнбер Россия пилоты (Владивосток) Марк Шульжицкий катнаша.
Искәртеп үтик, Kazan City Racing автошоу 30 августта Меңьеллык мәйданында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәмендә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International