«Яшьләр хәрәкәте тарихы» журналистларның Бөтенсоюз Ленинчыл коммунистик яшьләр союзы (ВЛКСМ) оешуның 100 еллыгына багышланган ачык республика конкурсының җиңүчеләре билгеләнде
Kazinform һәм “Татар-информ” агентлыклары хезмәттәшлеге турында меморандум имзалануы көтелә.
“Хозур ТВ” беренче мөселман телевидениесе Россия күләмендә шигырьләр конкурсы игълан итә. Авторларның иҗади хезмәтләре “Минем күркәм динем” шигырьләр конкурсында бәяләнәчәк.
Конкурска татар һәм рус телләрендә эшләр кабул ителә, алар ислам диненең төрле ягына багышланырга һәм рухи-әхлакый кыйммәтләргә, тәкъвалыкка багышланырга тиеш. Конкурс ислам һәм әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру, мөселманнар арасында иҗади эшчәнлекне активлаштыру максатыннан үткәрелә.
Иң яхшы эшләр “Хозур ТВ” каналында махсус эшләнәчәк тапшыруда файдаланылачак.
Конкурста катнашучыларның гаризалары 17 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында кабул ителә.
Шигъри конкурсның җиңүчеләре 2018 елның 12 декабрендә билгеле булачак. Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Тулырак мәгълүмат белән http://dumrt.ru/news/news/news_21056.html сылтамасы буенча кереп танышырга була.
Бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында футбол буенча дөнья чемпионатын яктырткан журналистлар бүләкләнде.
Агентлык җитәкчесе Айрат Зарипов әйтүенчә, чемпионат вакыйгалары турында профессиональ мәкаләләр аша бөтен дөнья Россиядә мундиальнең югары дәрәҗәдә оештырылганын белде. “Бу ел илдә әһәмиятле вакыйгаларга бай. Россия Федерациясе Президентын сайлау, футбол буенча дөнья чемпионаты. Сезнең оешкан төстә, зур талант белән эшләвегез нәтиҗәсендә, бөтен дөнья Россия Федерациясенең дөнья чемпионатына ничек әзерләнгәнен күрде. Экспертлар бәясе буенча, бу – тарихта иң яхшы чемпионат”, - дип белдерде Айрат Зарипов кереш сүзендә.
Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәме белән «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан үткәрелде.
Конкурсның төп максаты – социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмаларның эшчәнлегенә игътибарны җәлеп итү.
«Хозур ТВ» мөселман телеканалында балалар программалары циклы башлана. Телетапшыруларның төп геройлары сабыйлар үзләре булачак. Шундый проектларның берсе өчен телеканал дүрт яшьтән алып җиде яшькәчә балалар өчен кастинг игълан итә. Ул эфирга «Взгляд снизу» форматында әзерләнәчәк.
Конкурска тәкъдим ителә торган материаллар 2017 елның 1 сентябреннән 2018 елның 31 октябренә кадәр дөнья күргән булырга тиеш.
Бу ТАССР оешуның 100 еллыгына зур бүләк булачак, дип исәпли Татарстан Президенты.
Бүген Журналистлар йортында “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе коллективы журналистика ветераннары һәм әлеге һөнәр серләренә өйрәнүче студентлар белән очрашты.
“Татмедиа” филиалларының социаль челтәрдәге рәсми сәхифәләренә язылучыларның гомуми саны 1 миллион 250 мең кешегә җиткән.