Әлмәт журналисты – халыкара фестиваль җиңүчесе!

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Мәскәүнең Журналистлар сараенда “Һөнәре – журналист” Х Мәскәү халыкара телефестивалендә җиңүчеләрне игълан иттеләр. Конкурс программасы финалы нәтиҗәләре буенча “Әлмәт нуры” телекомпаниясе журналисты Рамилә Хәмидуллина сюжеты иң яхшыларның берсе дип табылды. Бу хакта Әлмәт районы башлыгының  матбугат хезмәте хәбәр итте.

Журналист “Телесюжет” номинациясендә махсус диплом белән бүләкләнде. “Әлмәт нуры” телекомпаниясенең иҗат төркеме эше Татарстаннан җибәрелгән конкурс эшләре арасында бүләккә лаек булганнарның бердәнбере.

 Фестивальне оештыру комитетына Россиянең 29 шәһәреннән төрле эшләр җибәрелгән.  Рамилә сюжетының герое – Әлмәт журналистикасы ветераны Лилия Сабитова, шулай ук,  махсус дипломга ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International