Татарстан китап нәшрияты чыгарган аудиокитапларнытүләүсез кулланырга мөмкин булачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә нәшрият хезмәткәре Айсылу Галиева сөйләде.
Аудиокитаплар сентябрь ахырында яздырыла башлаган. “Без ай башында ук актерларны барлап, яздырылачак текстларны бүлдек. Тендер үткәннән соң, студиядә яздыра башладык”, - ди Айсылу Галиева.
“Әсәрләрне сайлаганда мәктәп программасына бәйле булганына да игътибар итәбез, аның әдәби кыйммәтен дә карыйбыз. Әсәрләрне Татарстан китап нәшриятында эшләгән редакторлар сайлый”, - диде нәшрият хезмәткәре.
“Әсәрләрне укыячак актерларны “аның тавышы ничек яңгырар иде микән”, - дигән принцип буенча билгелибез. Әйтик, “Әйтелмәгән васыять”не Әзһәр Шакиров, “Остазбикә”не Розалия Зәкиева, Габдулла Тукайның һәм Мөдәррис Әгъләмнең шигырьләрен Илдус Әхмәтҗанов укыды”, - ди Айсылу Галиева.
“Гомумән, монда татар әдәбиятының алтын чорында иҗат ителгән әсәрләр яздырылачак. Әлеге аудиокитаплар турында киләчәктә күп сөйләячәкләр әле”, - дип әйтте Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре.