Конкурсның максаты – региональ һәм федераль дәрәҗәдәге массакүләм мәгълүмат чараларын, Татарстан Республикасы предприятиеләренең матбугат хезмәтләрен Татарстан Республикасы территориясендә икътисадның төрле тармакларында һәм бюджет өлкәсендә энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру чараларын төрле яклап һәм объектив яктыртуга җәлеп итү.
Конкурс 2018 елның 26 ноябреннән 2019 елның 30 гыйнварына кадәр региональ һәм федераль дәрәҗәдәге массакүләм мәгълүмат чаралары, Татарстан Республикасы предприятиеләренең матбугат хезмәтләре (җәмәгатьчелек белән элемтә бүлекләре) өчен үткәрелә. Конкурска 2018 елның 10 февраленнән 2018 елның 24 декабренә кадәр дөнья күргән материаллар кабул ителә. Тулырак мәгълүмат Конкурс турында нигезләмәдә бәян ителде.