ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Патриотик тәрбия темасын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга «Россия патриоты» республика конкурсы башланды


5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

6 июльдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Мөселман яшьләре форумына багышланган матбугат конференциясе уздырыла. Чара ике телдә үткәрелә. Матбугат конференциясендә  Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова катнаша.


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan DigitalWeek-2021 Халыкара форумы узачак.

2 июльдә, сәгать 10.00да «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат

конференциясе үткәрелә. Ул республикадагы санитар-эпидемиологик хәлгә

багышлана.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов район газеталарына 300 әр мең сумнан 5 грант тәкъдим итте.


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

1 июльдә Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында абитуриентлар кабул итүгә әзерлеккә һәм аны үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.

2017 ел башында эшли башлаган ТНВ YouTube  каналы 100 000 язылучы өчен «Көмеш төймә» алды. Тиешле сан 2021 елның маенда җыелды.


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

30 июньдә, 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Ага Базар» халыкара этномәдәни фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була.

2021 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр «Волга» яшьләр үзәгендә «Алтын каләм – Золотое перо» XXVI республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узачак. Традицион рәвештә фестивальдә 10-20 яшьлек яшь журналистлар (гомуми һәм урта белем бирү уку йортлары укучылары) катнашачак. Быел катнашучылар саны 50 кешегә арткан.


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 16 июненнән урбанистика өлкәсендә беренче Бөтенрәссәй медиапроектлар конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс кысаларында Рәссәйнең барлык төбәкләреннән килгән югары һәм урта махсус уку йортлары 18-35 яшьләрдәге студентларына  шәһәр тирәлеге темасын үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итүче медиапроектлар әзерләргә тәкъдим ителә. Оештыручылар - Рәссәй Төзелеш министрлыгы һәм «Шәһәр инновацияләре» гомумрәссәй оешмасы, конкурсның мәгълүмати партнеры - «Милли приоритетлар» АКБО.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International