ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2016 ел
җомга

Казан үзәгендәге “Ногай” кунакханәсенең “Тукай” конференц-залында Казан дәүләт университетының журналистика факультеты беренче деканы, педагог, бүген гаммәви мәгълүмат чараларында көч куючы күп кенә журналистларның остазы булган Флорид Әгъзамовны (1936-2005) искә алу кичәсе уздырылды. Әгәр исән булса, аңа бүген төгәл 80 яшь тулган булыр иде...


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

12 февраль көнне 11.00дә "Татар-информ" агентлыгында "2016 елда инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары һәм шифаханә-курортта дәвалану белән тәэмин итү" темасына матбугат конференциясе үткәрелә.


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

11 февральдә 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында сатып-алулар өлкәсендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең 2015 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясаячаклар.

Иртәгә, 11 февральдә 10.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында модульле фельдшерлык-акушерлык һәм ветеринария пунктлары төзүгә багышланган матбугат конференциясе була.


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе
12 февраль көнне "Татмедиа" АҖда "Язылган өчен айпад!" акциясе кысаларында бүләкләр уйнатыла. 
Иртәгә, 10 февраль  10.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ветераннар арасында «Балкыш» («Сияние») республика үзешчән башкаручылар фестивален үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе була.

8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

11 февральдә Казан дәүләт университетының журналистика факультеты беренче деканы, педагог, бүген гаммәви мәгълүмат чараларында көч куючы күп кенә журналистларның остазы булган Флорид Әгъзамовның (1936-2005) тууына 80 ел тулуга багышланган чаралар уздырыла.

Иртәгә, 9 февральдә, 11.00дә "Ватанга хезмәт итү: ил бердәмлеген нагытуда тарихны роле" темасына Мәскәү ("Россия сегодня" ХМА) - Казан ("Татар-информ" МА) видеокүпере була.

5
февраль, 2016 ел
җомга
Россиядә “Журналистлар – җирле хакимият өчен” конкурсы старт ала. Массакүләм-мәгълүмат чараларында чыккан 131-нче номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен, муниципаль реформа уздыру барышын һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген яктырта торган иң яхшы материаллар Мәскәүдә билгеле булачак. 

4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе
1 нче февральдән 31 мартка кадәр “Рәсәй почтасы” клиентлары узләзренең яраткан гәҗит һәм журналларына элекке ел бәяләре буенча языла алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International