Казанда Флорид Әгъзамовның тууына 80 ел тулуга багышланган чаралар уздырыла

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

11 февральдә Казан дәүләт университетының журналистика факультеты беренче деканы, педагог, бүген гаммәви мәгълүмат чараларында көч куючы күп кенә журналистларның остазы булган Флорид Әгъзамовның (1936-2005) тууына 80 ел тулуга багышланган чаралар уздырыла.

Аерым алганда, бу көнне “Мәдәниятләр диалогы контекстында мәгълүмати киңлекне гуманлаштыру” дигән фәнни-гамәли конференция үткәрү күздә тотыла. Аның пленар өлеше 9.30дан 11.30га кадәр Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең конференц-залында (Казан ш., Кремль ур., 35) була. Секция утырышлары исә КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты бинасы аудиторияләрендә (Казан ш., Нужин урамы, 1/37) көндезге 12дә башлана.

Шул ук көнне 15.00дә “Ногай” кунакханәсендәге “Тукай” конференц-залында (Бауман урамы, 19, 5нче кат) Флорид Әгъзамовны искә алу кичәсе уздырыла.

Чаралар КФУ, ТР Журналистлар берлеге һәм “Татмедиа” АҖ тарафыннан оештырыла, дип хәбәр иттеләр уку йортының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты татар журналистикасы кафедрасыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International