«Татар-информ» агентлыгында «Балкыш» фестиваленә багышланган матбугат конференциясе уздырылачак

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Иртәгә, 10 февраль  10.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ветераннар арасында «Балкыш» («Сияние») республика үзешчән башкаручылар фестивален үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе була.

Очрашуда ТР Төбәкара ветераннар иҗтимагый оешмасы республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, «Балкыш» («Сияние») республика үзешчән башкаручылар фестивале жюри рәисе Шамил Әхмәтҗанов, “Балкыш” республика фестивальләре лауреаты, «Хельхем» чуваш фольклор ансамбле җитәкчесе Людмила Сердцева, Саба районы Шәмәрдән авыл җирлеге Ветераннар советы рәисе, «Тулган ай» фольклор ансамбле җитәкчесе Минҗиһан Галиева журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.

Фестивальдә 7 жанр (хор, аерым чыгышлар, вокал һәм уен кораллары ансамбльләр, фольклор, шигърият, сәнгатьле уку, хореография) буенча чыгышлар тәкъдим ителәчәк.

Фестивальдә Бөек Ватан сугышы ветераннары чыгышы аерым әһәмияткә ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International