Иртәгә, 11 февральдә 10.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында модульле фельдшерлык-акушерлык һәм ветеринария пунктлары төзүгә багышланган матбугат конференциясе була.
Очрашуда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев чыгыш ясый.