Яшел Үзән халкы арасында #Әни-әтиләрне яздыр һәм #туганнарыңны яздыр акциясенә кушылучылар саны арта, дип хәбәр итә zpravda.ru.
Казанда Татарстан икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган, республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган журналистлык эшләре һәм медиа-проектлары V республика бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләү тантанасы узды. Бәйгенең "Үсеш нокталары" номинациясендә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы корреспонденты Лилия Хәсәнова (Локманова) җиңү яулады. Бүләкләү тантанасы Казанның Ramada Kazan City Center отелендә оештырылган иде.
Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырган «Татнет йолдызлары» интернет-сайтлары конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.
Бүген, 22 ноябрьдә, “Идел” яшьләр журналы тарихта беренче тапкыр Әдәби суд утырышын Татарстанның Әлмәт шәһәрендә үткәрде. "Әдәби суд" Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть секциясе, Әлмәт Язучылар оешмасы һәм “Идел” журналы белән берлектә оештырылган. Бу хакта “Идел” журналы баш мөхәррире Радик Сабиров хәбәр итә.
Казан Яшь тамашачы театрында “Бала хокук даирәсендә“ III республика мәгълүмати-социаль видеороликлар бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр. 1 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр җибәрелгән 419 роликтан жюри тугыз җиңүчене сайлап алган, шулай ук тагын дүрт иҗат коллективына бүләкләр тапшырылды.
Радик Ильясов “Кама таңнары” балалар приютын "Сабантуй” журналына яздырды.
Бүген Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев «Татар-информ»да матбугат конференциясе кунагы булды һәм «Татмедиа»нең «#2017 ел подпискасын бүләк ит» акциясендә катнашты.
журналистлык ачык конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Гран-прины Татарстан журналисты, БДТРК вәкиле Йолдыз Крепостина алды.